Татарстанда контрактчыларга түләүләрнең яңа күләмен билгеләделәр

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

Татарстанда 2026 елның 1 гыйнварыннан Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган финанс түләүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Хәзер алар 2,9 млн сумга кадәр алачак. Расланган карардан күренгәнчә, сумма 2,5 млн сумнан (төбәк түләве) һәм 400 мең сумнан (Оборона министрлыгы түләве) тора. Югары түләүләр махсус хәрби операция зонасына җибәрелә торган хәрби хезмәткәрләргә генә түгел, ә пилотсыз системалар гаскәрләрендә (БПС), шулай ук Африка корпусында хезмәт итү өчен контракт төзүче сугышчыларга да кагыла. Республикада контракт төзүнең тизләтелгән процедурасы гамәлдә–рәсмиләштерү бер-ике көн вакыт ала. Кандидатларга юл йөрү, яшәү һәм туклану өчен түлиләр, шулай ук хәрби белгечлек сайлау мөмкинлеге бирәләр. Контрактны имзалаганнан соң хәрби хезмәткәрләр бер мәртәбә бирелә торган түләү, кием-салым ала һәм хәрби көйләүгә җибәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International