2026 елның алты аенда «Республика мөлкәт казнасы» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан Татарстан Республикасы казнасындагы дәүләт мөлкәтен сату һәм арендага бирү буенча 48 аукцион үткәрелде, аларда 42,1 млн сумлык 44 автотранспорт чарасы сатылды, 8 җир кишәрлеге арендага бирелде һәм ышанычлы идарә шартнамәсе төзелде.
Республика учреждениеләре һәм предприятиеләренә оператив идарә итү яки хуҗалык алып бару хокукына беркетелгән мөлкәтне сату һәм арендага бирү буенча 50 аукцион үткәрелде, аларда 44 берәмлек күчемле мөлкәт, шул исәптән автотранспорт чаралары, атлар һәм җиһазлар сатылды, гомуми суммасы 20,7 млн сум, шулай ук дәүләт мөлкәтен арендалау буенча 27 шартнамә төзелде.