Максат һәм бурычлар

      Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.07.2011 №597 карары нигезендә «Республика мөлкәт казнасы»дәүләт бюджет учреждениесе төзелде.

      Учреждение эшчәнлегенең максаты: Татарстан Республикасы мөлкәт казнасын тәшкил итүче күчемле һәм күчемсез мөлкәтне саклап калу һәм аннан нәтиҗәле файдалану өчен шартлар тудыру.

       Куелган максатка ирешү өчен Учреждение түбәндәге эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыра:

·      түләүсез файдалану шартнамәсе, җаваплы саклау шартнамәсе һәм оператив идарә хокукында Учреждениегә тапшырылган Татарстан Республикасы милке булган Күчемсез һәм күчемле мөлкәт объектларын тиешенчә исәпкә алуны, карап тотуны һәм саклауны тәэмин итү;

·    күчемсез мөлкәткә Татарстан Республикасы милке хокукларын дәүләт теркәвенә алуны, шулай ук күчемсез мөлкәткә карата гамәлдәге законнарда каралган башка теркәү гамәлләрен башкаруны тәэмин итү;

·    торак булмаган һәм торак фондны идарә итү һәм эксплуатацияләү;

·    Татарстан Республикасы мөлкәтен реализацияләү буенча һәм аренда шартнамәләре, түләүсез файдалану шартнамәләре, мөлкәт белән ышанычлы идарә итү шартнамәләре, Татарстан Республикасы мөлкәтенә биләү һәм (яисә) файдалану хокукларының күчүен күздә тота торган башка шартнамәләр төзү хокукына конкурслар (аукционнар) үткәрүне оештыру;

·    «авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең әйләнеше турында»2002 елның 24 июлендәге 101-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә мәҗбүри рәвештә алынган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән җир кишәрлекләрен реализацияләү буенча гавами торглар үткәрүне оештыру;

·    федераль милектәге күпбалалы гаиләләргә федераль җир кишәрлекләре бирү буенча җирле үзидарәнең вәкаләтле органы тарафыннан гамәлгә куючы каравына тапшырылган карарлар (актлар) проектларына анализ;

·    ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затлар өчен Татарстан Республикасы махсуслаштырылган торак фондын карап тоту;

·    социаль наем шартнамәләре төзү һәм торак урыннарны гражданнар милкенә тапшыру.

Соңгы яңарту: 2025 елның 31 июле, 13:38

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International