ЛХРГА Татарстаннан гуманитар йөк китерелде

2026 елның 30 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ЛХРГА гуманитар колонна составында килде. Сәфәр барышында ул Россия Федерациясе Герое Раил Габдрахманов белән очрашты. Татарстан Республикасының шефлыкка алынган шәһәрләре белән бәйле юнәлешләрдә эшләүче бүлекчәләр өчен билгеләнгән йөк составына квадроцикл кергән - аны генераль директор Лена Хәмзина катнашында «Техник инвентаризация бюросы» акционерлык җәмгыяте биргән. Шулай ук Евгений Рачков («Татпроф» компаниясе) катнашында тапшырылган 8 кубометр күләмендәге сәнәгать су савытлары һәм Рөстәм Гәрәевтан («Окна Страны»компаниясе) тиз торгызыла торган модуль конструкцияләр китерелде. Моннан тыш, блиндажларны җиһазлау өчен агач материаллары, шулай ук Татарстаннан продуктлар, шул исәптән чәй һәм тәм-томнар китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International