18 март - Кырымның Россия белән кушылуының еллыгы

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең социаль челтәрләрендә татарстанлыларны Кырым һәм Севастопольнең Россиягә кушылу көне белән котлады. "18 мартта без илебезнең заманча тарихында әһәмиятле датаны — Кырымның Россия белән кушылуының 12 еллыгын билгеләп үтәбез. Бүген без ярымутрауның үзгәрүен, аның инфраструктурасы һәм икътисадының үсешен, төбәкләр арасында мәдәни элемтәләрнең ныгуын күрәбез. Татарстан белән Кырым арасында икътисадый, социаль-мәдәни өлкәләрдә тыгыз хезмәттәшлек җайга салынган. Безнең республикаларны җылы дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. Кырымлыларга тынычлык, иминлек һәм уңышлар телим!"- дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International