2026 елның 1 гыйнварыннан 2025 ел өчен салым декларацияләрен тапшыру чоры башланды. Керемнәрнең билгеле бер төрләрен алган гражданнарга салым суммасын мөстәкыйль рәвештә исәпләп чыгарырга һәм, салым органына физик затлар керемнәренә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырып, керемнәрен декларацияләргә кирәк. Декларацияне тапшыру срогы-2026 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча, салым түләү срогы – 2026 елның 15 июленнән дә соңга калмыйча. Декларация формасы 2025 елның 20 октябрендәге N приказ-7-11/913@боерыгы белән расланган.