Татарстан халкы 2025 елның ноябрендә өстәмә ял көннәре алачак. Дәүләт һәм республика бәйрәмнәренең туры килүе, шулай ук ял көннәрен күчерү нәтиҗәсендә озакка сузылган ял барлыкка килә. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы аңлатмаларына караганда, 2, 3, 4 һәм 6 ноябрь ял көннәре дип игълан ителгән. Мондый график РФ Хөкүмәте карары нигезендә 3 ноябрьнең 1 ноябрьдән дүшәмбегә күчерелүе аркасында барлыкка килгән. Моннан тыш, 4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне, ә 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Шулай ук 1 һәм 5 ноябрь көннәрендә эш вакыты РФ Хезмәт кодексы нигезендә бер сәгатькә кыскартылачак.