Дүшәмбе көнне Казанда «Ак Барс Арена» да уктан ату буенча РФ Генераль прокуроры кубогын ачу тантанасы узды. Турнирны РФ Генераль прокуроры Игорь Краснов һәм ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов ачты.
Ачылу тантанасы тәмамлангач укчыларның күнегүләре башланды. Ярышларның беренче көне 23 сентябрьдә узачак. Турнирда 14 яшьтән 20 яшькә кадәрге 600 дән артык спортчы катнашачак. Алар классик һәм блоклы ук дисциплиналарында шәхси зачетта, шулай ук Россия Федерациясе субъектларыннан килгән командалар арасында 50, 60 һәм 70 м дистанцияләрдә ярышачаклар.
Турнир 26 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы 96 кеше призер булачак, шуларның 16сы Генераль прокурор Кубогына лаек булачак.