«Республика мөлкәт казнасы» дәүләт бюджет учреждениесе хәбәр иткәнчә, 2025 елның 20 октябрендә 4 транспорт чарасын сату буенча ачык аукцион узачак. Аукционда катнашуга гаризалар кабул итү 2025 елның 15 октябрендә 17:00 сәгатьтә тәмамлана. Аукцион турында тулы мәгълүмат сатуларның рәсми сайтында урнаштырылган – www.torgi.gov.ru һәм электрон мәйданчыкта – sale.zakazrf.ru -21000002160000000262 номерлы хәбәрнамә)