14 сентябрьдә, Татарстан рәисен һәм муниципаль депутатларны сайлау көнендә #ТатарстанАлга #Всейс-сайлау фотоконкурсы узачак. Аның нәтиҗәләре буенча автомобиль яки смартфон отарга мөмкин.
Конкурста катнашу өчен:
- Тавыш биргәннән соң сайлау участогы янында махсус беләзек алырга.
- ТР сайлау участогы фонында-бинаның тышкы ягында гаилә белән беләзекләрдә фотога төшәргә. Фотода сайлау участогына керү (язу, баннер, плакат) күренергә тиеш.
- Фоторәсемдә ким дигәндә 1 махсус беләзек күрсәтелергә тиеш.
- Фотоларны 14 сентябрьдә 07:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр #Всейс Семьянавыборы һәм #Татарстаналга хештеглары белән «Вконтакте» дагы шәхси битендә урнаштырырга (катнашучының социаль челтәрдәге бите фотоконкурс уздыру вакытында ачык булырга тиеш).
Катнашуның тулы кагыйдәләрен марафон бергәлегендә табарга мөмкин.