2025 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 03.10.2019 ел, № 888 карары белән расланган «Татарстан Республикасында ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларны торак урыннары белән тәэмин итү» ярдәмче программасы кысаларында ятим балалар арасыннан булган затлар өчен торак урыннары сатып алынырга тиеш.
Бүгенге көнгә «Республика мөлкәт казнасы» ДБУ хезмәткәрләре Казан шәһәрендә, Югары Ослан, Буа, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Яңа Чишмә һәм Минзәлә муниципаль районнарында урнашкан 67 торак бинаны карап чыктылар.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган кисәтүләр дәүләт контрактын үтәүчегә киләчәктә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан сатып алу мөмкинлеге өчен җибәрелде.