1 июньнән Россиядә «дәүләт хезмәтләре»ндә SMS-кодлар алу кагыйдәләре үзгәрде

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Бүгенге көннән россиялеләр телефон сөйләшүе вакытында «дәүләт хезмәтләре» өчен раслау SMS-кодын ала алмаячак. 1 июньдә үз көченә кергән бу яңалык гражданнарны кибермошенниклыктан якларга тиеш, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгында. Хәзер код шалтырату тәмамланганнан соң гына китереләчәк, дип яза РБК. Эчке эшләр министрлыгының киберполициясе вәкилләре сүзләренчә, мондый чара шалтырату вакытында экран күрсәтү схемаларын куллана торган аккаунтларга хокуксыз керүне булдырмаячак. Бу үзгәрешне күздә тоткан Закон 2025 елның апрелендә кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International