Татарстанда «Хәтер бакчасы»халыкара акциясе узачак

2025 елның 18 апреле, җомга

2025 елның 21 апреленнән 26 апреленә кадәр Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узачак. «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе тарихи хәтерне саклауга һәм илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән каһарманнарның истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Тарихи мәгълүматларга караганда, фронттан 378 мең татарстанлы туганнары һәм якыннары янына әйләнеп кайтмаган. Бер мәртәбә агач утырту 26 апрельгә планлаштырылган. Акция 320 мәйданчыкта узачак, 1 миллионнан артык үсенте утырту планлаштырыла. Барыгызны да акциягә быел да кушылырга чакырабыз". Казан шәһәре янында акция 4 мәйданчыкта узачак: Калинино тимер юл станциясе янында, Биектау районының Фәнни шәһәрчек тукталышларында, шулай ук Лаеш районының Пиголи һәм Вороновка авылларында. Акция 10:00 сәгатьтә башлана. Көрәкләр һәм үсентеләр урында ук биреләчәк. Акциянең башка мәйданчыклары турында «хәтер бакчасы» халыкара акциясенең рәсми сайтында белергә була: Хәтер бакчасы.рф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International