Татарстан башкаласында яшәүчеләр "Игелекнең язгы атнасы" акциясенә кушыла ала. 21 мартка кадәр волонтерларга "үз шәһәрләрендә игелекле эш башкарырга", "ветеранны туган көне белән котларга", "фронт хаты язарга" дигән төрле бурычларны үтәргә туры киләчәк.
Катнашырга ике яшь категориясеннән: 14 яшьтән 17 яшькә кадәр (шул исәптән) яки 18 яшьтән һәм аннан олырак командалар чакырыла, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.
Ике атна дәвамында катнашучылар игелекле һәм файдалы эшләрне башкарачак, бу аларга волонтерлык күнекмәләрен яхшырту мөмкинлеге бирәчәк. Башкарылган биремнәр өчен тупланган баллар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк, алар призлар белән бүләкләнәчәк.
"Игелекнең язгы атнасына" кушылу өчен сылтама буенча барырга кирәк.
Акцияне республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Татарстан волонтерларының мәгълүмат-ресурс үзәге оештыра.