Казанда «Россия чаңгы юллары»Бөтенроссия марафонына теркәлү ачылды

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

Казанда «Россия чаңгы юллары»Бөтенроссия марафонына теркәлү ачылды. Массакүләм старт 8 февральгә планлаштырылган. Төбәк спорт министрлыгында катнашучыларга 5 һәм 10 чакрым ара мөмкин булачак, дип сөйләделәр. Ярышлар дүрт мәйданчыкта узачак. Казанлылар Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкны, Горки-Әмәт урманын, Гаврилов урамындагы Казансу елгасы тугаен һәм «Локомотив»стадионын сайлый алалар. Гаризалар дәүләт хезмәтләрендә кабул ителә. Быел Старт Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак һәм бөтен ил буйлап узачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2024 елда узышта Казанның 15 мең кешесе катнашты. Иң массакүләм старт «Мирный» ЛБКДА яңа мәйданчыкта булды, анда рекордлы санда катнашучылар җыелды – 5,3 мең.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International