Мәшгульлеккә ярдәм итү

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

«Демография» илкүләм проекты кысаларында «мәшгульлеккә ярдәм итү»федераль программасы буенча бушлай укуга гаризалар кабул итү башланды. Укуга язылу өчен казанлыларга курс сайларга һәм «Россия эше»сайтында тиешле гариза бирергә кирәк. Программаның максаты-хезмәт базарында конкурентлыкка сәләтлелекне һәм һөнәри мобильлекне тәэмин итә торган булган белемнәрне, компетенцияләрне һәм күнекмәләрне алу яисә үстерү юлы белән аерым категория гражданнарның мәшгульлегенә ярдәм итү. Эш белән тәэмин итү турындагы яңа законның гражданнарны эшсез дип тануга, шулай ук кулай эш эзләү өчен теркәүгә кагылышлы нигезләмәләре эшли башлаячак. Кагыйдәләрне "Россиядә эш" платформасы һәм дәүләт хезмәтләре аша гамәлгә ашырачаклар. Мәшгульлек үзәкләре гражданнарның шәхси эшләрен электрон формада формалаштырачак, мәшгульлеккә ярдәм итүнең индивидуаль планнарын төзи башлаячак. Документлар: 12.12.2023 N 565-ФЗ Федераль законы; РФ Хөкүмәтенең 16.10.2024 N 1379 карары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International