2024 елның унбер аенда «Республика мөлкәт казнасы» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан Татарстан Республикасы казнасындагы дәүләт мөлкәтен сату һәм арендага бирү буенча 94 сәүдә үткәрелде, шул исәптән КУЭ субъектлары өчен билгеләнгән исемлектәге мөлкәткә карата 101,1 млн.сумлык 7 күчемсез милек объекты һәм 128 автотранспорт чарасы сатылган 75,4 млн. сумга, шулай ук дәүләт милкен арендалау буенча 7 шартнамә төзелгән.
Татарстан Республикасы учреждениеләре һәм предприятиеләренә оператив идарә итү яисә хуҗалык алып бару хокукына беркетелгән мөлкәтне сату һәм арендага бирү буенча 65 аукцион үткәрелгән, аларда 34,2 млн.сумлык 2 күчемсез милек объекты һәм 11,8 млн. сумлык 34 автотранспорт чарасы сатылган, шулай ук 39 дәүләт мөлкәтен арендалау шартнамәсе төзелгән.