Татарстанда 196 бакча ширкәтендәге 16,5 мең йорт хуҗалыгы социаль догазификация шартларына туры килә РФ Президентының СНТНЫ бушлай догазификацияләү буенча йөкләмәсен тормышка ашыру максатыннан, Росреестр бакчачылар өчен гади һәм аңлаешлы формада гражданнарга әлеге социаль программада катнашу процедурасын ачыкларга ярдәм итәчәк методик кулланма эшләде. Исегезгә төшерәбез, 2024 елның февралендә Федераль Җыенга Юлламасында дәүләт башлыгы торак пунктлар чикләрендәге бакча ширкәтләрен социаль газлаштыру программасына кертү кирәклеге турында белдерде. Сүз торак пунктларда торак йортлар урнашкан бакча җирләре чикләренә кадәр газны бушлай үткәрү турында бара.