2024 елның 5 октябрендә Татарстанда «Урманны саклыйк»Бөтенроссия акциясе узды. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм министрлык карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре Лаеш районының Вороновка авылы янында күпләп үсентеләр утыртуда катнаштылар. Гаилә елы кысаларында хезмәткәрләр акциядә гаиләләре белән бергә катнаштылар. Матюшино урманчылыгы территориясендә республиканың 30 министрлыгы һәм ведомствосы 4 гектар мәйданда 12 меңнән артык чыршы үсентесе утыртты. Казан янында акция тагын өч мәйданчыкта – Лаеш районының Пиголи, Биектау районының «Каменка» шифаханәсе поселогында һәм Олы Дәрвишләр торак массивы янында узды.