Татарстанда түләүсез юридик ярдәм күрсәтү стандарты расланды

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанда түләүсез юридик ярдәм күрсәтү стандарты расланды. Билгеле булганча, ул түләүсез юридик ярдәм күрсәтүче оешмаларга, шул исәптән дәүләт юридик бюроларына, адвокатларга, нотариусларга һәм юридик клиникаларга кагыла. Бу учреждениеләрнең клиентларына сораштыру кәгазьләрен тутырырга тәкъдим ителәчәк, алар аша күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын һәм уңайлылыгын бәяләргә мөмкин булачак. Документта гомуми нигезләмәләрдән тыш гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында мәгълүмат бирү тәртибенә таләпләр дә расланган. Ул шулай ук аны алуның төрләрен һәм нигезләрен билгели. Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү стандарты һәм аның үтәлешен контрольдә тоту тәртибе Россия Юстиция министрлыгының 2024 елның 20 маендагы 157 номерлы боерыгы белән расланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International