Биләр шәһәрендә «Изге ачкыч» комплексы янында «Сәләт»Халыкара яшьләр мәгариф форумын үткәрү сроклары расланды. Агымдагы елның 24 июненнән 9 августына кадәр 6 смена үткәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәте карарыннан. Форумны интеллектуаль һәм иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү һәм аларны дәртләндереп тору өчен оештыралар. Оештыру комитеты расланды: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына медицина хезмәте күрсәтүне, ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгына форум урынында янгын сүндерү автомобилендә исәп — хисап дежурлыгын тәэмин итәргә куштылар. Катнашучылар составын формалаштыруда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, санитар-эпидемиологик иминлек – Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе ярдәм итәчәк. Җирле үзидарә органнарына, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына һәм ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенә тәкъдимнәр бирелде.