Михаил Мишустин Дәүләт Думасы утырышында Хөкүмәтнең яңа "гаилә"милли проектын булдыру планы турында хәбәр итте. Анда социаль ярдәм механизмнары, аерым алганда, маткапитал һәм гаилә ипотекасы программалары сакланачак, алар 2030 ел ахырына кадәр озайтылачак (мәгълүматның 3-4 битләре). Күп балалы гаиләләр өченче һәм аннан соңгы балалары туганда 2030 ел ахырына кадәр торак кредитын түләүгә субсидия алуларын дәвам итәчәк (мәгълүматның 4 нче бите). Исегезгә төшерәбез, Күптән түгел президент 2030 елга кадәр һәм киләчәккә милли максатлар турында Указга кул куйды. Хөкүмәткә 2024 елның 1 сентябренә кадәр "гаилә" милли проектын әзерләү йөкләнгән.