2024 елның 2 маена кадәр 2023 елда алынган керемнәр турында декларация тапшырырга кирәк. Моны салым инспекциясендә, КФҮдә яки Салым түләүченең шәхси кабинеты аша онлайн режимда эшләргә мөмкин. 2023 елда салым түләүче минималь милек срогыннан кимрәк булган күчемсез милекне сатса, якын туганнарыннан булмаган кыйммәтле бүләкләр алса, лотереядә аз гына акча отса, милекне арендага бирсә яки чит ил чыганакларыннан керем алса, керемнәр турында хисап бирергә кирәк. Декларация бирү һәм НДФЛ түләү срокларын бозган өчен салым түләүче штраф һәм пеня рәвешендә җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Моннан тыш, 2024 елның 1 гыйнварыннан чыгымнар буенча гражданнар шулай ук гадиләштерелгән тәртиптә НДФЛның иң кирәкле социаль ташламаларын (дәвалау, физкультура хезмәтләре, укыту, тормышны иминиятләштерү һәм башкалар өчен) ала алачак (Россия Федераль салым хезмәтенең 2024 елның 1 апрелендәге мәгълүматлары).