2025-НЧЕ ЕЛДА НИНДИ ҖӘМӘГАТЬ УРЫННАРЫН ТӨЗЕКЛӘНДЕРЕРГӘ?

2024 елның 27 марты, чәршәмбе
  • Гражданнарны «уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проектын тормышка ашыруга җәлеп итү максатыннан Россия Төзелеш министрлыгы «Милли өстенлекләр» АКБО белән берлектә 2025 елда төзекләндерүгә планлаштырыла торган иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирүне бердәм федераль платформада уздыру турында Карар кабул итте, ул 2024 елның 15 мартында старт алды һәм 30 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Сораштыру 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәркемгә ачык. Быел Казанның 30 объекты тавыш бирүгә чыгарылды. Исемлек шәһәр халкының мөрәҗәгатьләрен һәм теләкләрен исәпкә алып төзелгән. Шулай ук сораштыруда катнашучылар үз объектларын төзекләндерү өчен тәкъдим итә алалар. Тавыш бирү өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яки «ТР Хезмәтләре»мобиль кушымтасында авторизацияләнергә кирәк. Һәр кеше бер генә тапкыр тавыш бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International