Татарстан Республикасы башкаласы күп кенә илләрдән килгән кунакларны җылы каршы ала, масштаблы һәм вәкиллекле эшлекле чаралар үткәрү өчен үзенең абруйлы, кирәкле мәйданчык статусын раслый.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» халыкара икътисадый форумын уздыруга әзерлек кысаларында, шулай ук халык арасында Форум турында алдан хәбәрдарлыкны арттыру максатыннан, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы эшлекле программаны тутыру һәм чаралар һәм төп вакыйгалар турында потенциаль катнашучыларны һәм киң массаларны мәгълүматлаштыру буенча эш алып бара.
Форумның актуаль мәгълүматын алу өчен-https://vk.com/kazanforum24, https://t.me/kznforum.