«Республика мөлкәт казнасы» дәүләт бюджет учреждениесе хәбәр иткәнчә, 2024 елның 11 гыйнварында Дәүләт милкен арендалау шартнамәсен төзү хокукына ачык аукцион узачак: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Фатыйх Әмирхан урамы, 12Д йорт адресы буенча урнашкан, гомуми мәйданы 72,5 кв.м булган торак булмаган бина. Аукционда катнашу өчен гаризалар кабул итү 2024 елның 9 гыйнварында 17:00 сәгатьтә тәмамлана. Аукцион турында тулы мәгълүмат сатуларның рәсми сайтында урнаштырылган – www.torgi.gov.ru һәм электрон мәйданчыкта – sale.zakazrf.ru.