2022 елның 5 декабрендә «Дәүләт кадастр бәяләве турында «Федераль законның 18 һәм 22.1 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында»513-ФЗ номерлы федераль закон кабул ителде. Федераль закон нигезендә, аерым дәүләт яисә муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә түләү күләме яки бәясе дәүләт яисә муниципаль милектә булган күчемсез милек объектының кадастр хакы күләменнән чыгып билгеләнсә, әлеге күчемсез мөлкәт объектының тиешле дәүләт яисә муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза (үтенечнамә) бирелгән датага карата гамәлдә булган кадастр бәясе кулланыла дип күздә тотыла. Бу очракта, дәүләт яисә муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза (үтенечнамә) тапшырылганнан соң, күчемсез мөлкәт объектының кадастр бәясе турында белешмәләр кертелсә, ул әлеге гаризаны (үтенечнамәне) тапшыру датасына билгеләнгән кадастр бәясеннән түбәнрәк һәм әлеге түләү күләмен билгеләү өчен