Ана капиталын алган ата-аналар үз балаларына торакка милек хокукын рәсмиләштерәләр. Ата-аналар балаларга фатирда өлеш бүлеп биргәч, балалар да олылар кебек фатир милекчеләре булалар. Ата-аналарның соравы булырга мөмкин: әгәр ул хуҗа булса, балага салым түләнәме һәм аны кем түли. Россия законнары буенча торак милекчеләре гражданнар физик затлар мөлкәтенә салым түлиләр. Россия Федерациясе Салым кодексының 400 статьясы нигезендә физик затлар мөлкәтенә салым түләүчеләр булып, күрсәтелгән затларның яшенә карамастан, мөлкәткә милек хокукы булган затлар таныла. Ата — аналар һәм тәрбиячеләр-балаларның законлы вәкилләре, шул исәптән салым органнары алдында. Шулай итеп, балигъ булмаган балалар өчен мөлкәткә салым түләү бурычын ата-аналары законлы вәкилләр буларак башкара. Бүген ата-ананың шәхси кабинетында балалар өчен салым түләү мөмкинлеге барлыкка килде. "Салымнар» бүлегендә