Министрлыкта Удмуртия белән Татарстан арасында чик билгеләү буенча эшләрнең план-графигы турында фикер алыштылар

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин һәм «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» дәүләт бюджет учреждениесенең геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Андрей Логашин Удмуртия Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында чикне билгеләү турындагы килешү проектын карау сораулары буенча киңәшмәдә катнаштылар. Очрашу Удмуртиянең мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы тарафыннан видеоконференция форматында оештырылды. Катнашучылар, максималь эш күләмен башкару һәм агымдагы елда дәүләт экспертизасына җир төзелеше эшен җибәрү максатыннан, килешүгә кул куюның планлаштырылган сроклары турында фикер алыштылар.

 

Пресс-служба Минземимущества РТ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International