Татарстанның Самара һәм Ульяновск өлкәләре белән чикләре ачыкланды

2022 елның 21 октябре, җомга

Депутатлар Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү мәсьәләсен карадылар һәм Татарстан Республикасы белән Самара өлкәсе, Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе арасында чикләрне билгеләү турындагы килешүләрне расладылар. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды

Министр сүзләренчә, хәзерге вакытта республиканың күрше төбәкләр белән чикләрен билгеләү эше ахырына якынлаша. Киров өлкәсе чикнең урнашу урынының аерым мәсьәләләрен төгәлләштерү буенча эшләрнең соңгы субъекты булып кала.

Әлеге мәсьәлә буенча өстәмә доклад белән Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы Римма Ратникова чыгыш ясады.

Депутатлар «Россия Федерациясе субъектлары – Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсе арасында чик урнашуны билгеләү турындагы килешүне раслау хакында» һәм «Россия Федерациясе субъектлары – Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе арасында чик урнашуны билгеләү турындагы килешүне раслау турында»Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарларын кабул иттеләр.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International