Татарстан Республикасында территориаль планлаштыру схемаларына үзгәрешләр кертү юлы белән торак пунктлар чикләрен билгеләү эше дәвам итә.
Әлеге эшләрнең барышы турында «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ, «Росреестрның Кадастр палатасы» ФДБУ филиалының Татарстан Республикасы буенча филиалы һәм Росреестрның территориаль идарәсе вәкилләре катнашындагы атналык уртак киңәшмәдә сөйләделәр.
Хәзерге вакытта бердәм дәүләт реестрына торак пунктларның 322 чиге кертелгән. Мөслим районы торак пунктларының тагын 39 чиге «Росреестрның Кадастр палатасы» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалына җибәрелде.
Пресс-служба Минземимущества РТ