Еш кына компанияләрдә һәм шәхси эшмәкәрләрдә салым салу режимын ничек дөрес сайларга дигән сорау туа. Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта түбәндәге салым режимнары гамәлдә: -гомуми салым салу режимы (ОРН), -салым салуның гадиләштерелгән системасы (УСН), -салым салуның патент системасы (ПСН), -авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен салым салу системасы-бердәм авыл хуҗалыгы салымы (ЕСН), - үзмәшгуль гражданнар өчен махсус салым режимы - һөнәри керемгә салым (НПД), -автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасы (АУСН). Аларның патент салым салу системасын һәм һөнәри керемгә салымны бары шәхси эшмәкәр һәм физик зат кына куллана ала, компанияләр әлеге махсус режимнарга күчә алмый. Салым салу системасын сайлаганда компания һәм шәхси эшмәкәр салым йөкләнешен, исәпкә алу тәртибен, исәп-хисап һәм түләүләр санын исәпкә алалар. Махсус салым режимнарын куллану нечкәлекләрен ачыкларга Идарә хезмәткәрләре әзерләгән вебинар ярдәм итәчәк