2021 елның 30 декабрендә РФ Президенты «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»478-ФЗ номерлы Федераль законга кул куйды Закон Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы үз көченә кергәнче төзелгән, аларга карата хокук билгели торган документлар, шулай ук җиргә хокуклар турында документлар булмаган торак йортларга, яңа төзелә торган торак һәм бакча йортларына, гражданнарга Россия Федерациясе Җир кодексы үз көченә кергәнче бирелгән җир кишәрлекләренә, күпфатирлы йортлар урнашкан җир кишәрлекләренә гражданнарның хокукларын алу һәм рәсмиләштерү тәртибен гадиләштерүгә юнәлдерелгән. Күздә тотылган тәртип гражданнар өчен күчемсез милек объектларына хокукны рәсмиләштерүнең гади һәм уңайлы шартларын тудырачак. Аерым алганда, 1998 елның 14 маена кадәр даими яшәү өчен төзелгән торак йортны кулланучы гражданин 2031 елның 1 мартына кадәр торак пункт һәм милек хокукы чикләрендә урнашкан дип карала