ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан һәм Удмуртия арасында килешү проекты каралды

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы арасында чик кую сораулары буенча киңәшмә үтте. Видеоэлемтә аша фикер алышуда Удмуртия Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре дә катнашты. Киңәшмә кысаларында катнашучылар чикне билгеләү турында килешү проектын әзерләү мәсьәләләре буенча җентекләп фикер алыштылар, әлеге документ буенча үз тәкъдимнәре белән уртаклаштылар. Шулай ук чик буенча калган бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү өчен очрашулар графигы һәм тәртибе билгеләнде. Белешмә өчен: Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы чикләренең озынлыгы 819 км тәшкил итә. Бүгенге көндә 22 бәхәсле мәсьәлә кала, аларны агымдагы елда чикне килешү буенча эшне тәмамлау өчен хәл итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International