ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында авыл җирлекләрен территориаль планлаштыру документларын эшләү сораулары каралды

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

«Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ җитәкчелеге Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыклары белән авыл җирлекләрен территориаль планлаштыру документларын эшләү мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты. Очрашуны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин үткәрде.

Киңәшмә барышында билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта закон проекты эшләнүдә, аның нигезендә генераль план әзерләү зарурлыгы булмау турында Карар кабул иткән җирлекләр составында урнашкан торак пунктларның чикләрен билгеләү тиешле муниципаль районның территориаль планлаштыру схемасын раслау юлы белән, мондый чикләрнең урнашу урынының текст һәм график тасвирламасын кушып гамәлгә ашырылачак. Әлеге яңалык торак пунктларның чикләре турындагы мәгълүматларны Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертү процедурасын шактый гадиләштерәчәк.

Мәсьәләләр буенча фикер алышуда, шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы»Ассоциациясе вәкилләре катнашты.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International