ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарихы музеена колхозлар җирләреннән мәңгелек файдалануга дәүләт акты тапшырылды

2021 елның 28 мае, җомга

«Республика мөлкәт казнасы» ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан файдалануга тапшырылган биналарны тикшерү барышында 1962 елгы, бүгенге көндә үз көчен югалткан, әмма тарих өчен кызыксыну уяткан документ табылды. Җирдән мәңгелек файдалануга Дәүләт акты Үз вакытында Биләр районының «Җиңү» авыл хуҗалыгы артеле депутатларының район Советы Башкарма комитеты тарафыннан бирелгән.

Документта ачык итеп характерлы нокталарның чикләренең координаталары ,шулай ук колхоз территориясенең кем белән чикләнгәне язылган. Безнең чорда документлар технологияләр кулланып формалаша һәм электрон-цифрлы имзалар белән имзаланганга күрә, бу документның махсус шнур белән тегелеп, сургучлы печәт белән сугылуы бигрәк тә итәлекле тоела.

Табылдык Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы музеена тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International