Андрей Лисичкин үзкөйләнешле оешма президенты итеп сайланды 2021 елның 28 маенда "бәяләүче белгечләрнең Милли коллегиясе"СРО ассоциациясенең хисап-сайлау җыелышы булды. Җыелыш карары белән "НКСО" СРО Президенты итеп Андрей Викторович Лисичкин сайланды. Ул күп еллар дәвамында НКСО белән идарә итүдә актив эш алып бара, моннан тыш, Татарстан Республикасы Бәяләүчеләр союзы президенты булып тора. Андрей Викторовичны бәяләүчеләрнең федераль үзкөйләнешле оешмасы җитәкчесе вазыйфасына сайлануы белән котлыйбыз һәм эшендә уңышлар телибез!
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы матбугат хезмәте