Алексей Песошин ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында: Янгыннарга бәйле хәлләр бик катлаулы

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе утырышы узды.

Комиссия утырышын ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, төбәктә янгыннарга бәйле хәлләр бик катлаулы.

Ул искә төшергәнчә, алдагы ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясенең планнан тыш утырышы 2021 елның 5 маенда узган.

“Бер атна гына вакыт узган. Халыкны һәм территорияләрне янгыннан саклау мәсьәләсендә сизелерлек үзгәреш күренми. Моннан тыш, җитди янгын булды. Янгын коры үләннән дача корылмаларына күчү нәтиҗәсендә Тукай районының “Кама” бакча җәмгыятендә 26 корылма янып юкка чыкты. Бу бакча җәмгыяте җитәкчелегенең эшләп җиткермәве нәтиҗәсе”, - диде ул.

Алексей Песошин сүзләренчә, уңай моментлар да бар. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе тарафыннан халык арасында янгынны кисәтү буенча эшләр оештырылган. Көн саен 200 төркем гражданнарның йорт биләмәләрен карап узалар. Нәтиҗәдә янгыннар һәм аларда үлүчеләр саны кимегән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев оператив мәгълүматлар җиткерде. 2021 ел башыннан Татарстанда 2,3 мең янгын булган, янгыннарда 90 кеше үлгән.Бу күрсәткеч узган елга караганда 80%ка югары. 71 кеше зыян күргән.

“Уңай динамика булуга карамастан. Янгыннарга бәйле хәлләр катлаулы булып кала бирә. Элеккечә янгыннарның күбесе (38%) коры үлән һәм чүп-чар яну нәтиҗәсендә килеп чыга”,- диде Сергей Сергеев.

Коры үлән һәм чүп-чар яну нәтиҗәсендә иң күп янгыннар Тукай, Әлмәт, Биектау һәм Яшел Үзән районнарында булган.

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча җаваплылык муниципалитетлар өстенә төшә, дип белдерде. “Әгәр тикшереп тормасак, тәртип булмаячак, искә төшерү һәм җәза бирү күңелсез эш, ләкин аны эшләргә кирәк”, - дип аеруча ассызыклады ул.

ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International