«Республика мөлкәт казнасы» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан 15.04.20021 дәүләт милкендә булган җир кишәрлеген арендалау килешмәсе төзү хокукына ачык аукцион үткәрелде. Аукционга Яңа Чишмә районында урнашкан 859 077,68 кв. м мәйданлы авыл хуҗалыгы җитештерү өчен рөхсәт ителгән җир кишәрлеге куелды. Аукцион барышында 123 адым ясалды, нәтиҗәдә еллык аренда хакы 4 тапкыр артты һәм 424 884 сум тәшкил итте, башлангыч бәясе 92 784,00 сум.