«Республика мөлкәт казнасы" ДБУ хезмәткәрләрен бүләкләү»

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре «Республика мөлкәт казнасы» ДБУ хезмәткәрләрен Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән өчен Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан истәлекле билге белән бүләкләделәр.

«Республика мөлкәт казнасы» ДБУ директоры Тябин Виктор Эдуардович хезмәткәрләргә озак еллар намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыклары, вазыйфа и бурычларын җаваплы үтәүләре һәм учреждение эшчәнлеген тәэмин итүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International