Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнаштылар

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» доброволецларның Яңа ел акциясендә катнашты.

ТР парламенты бинасында Рөстәм Миңнеханов чыршы бәйрәменнән балалар теләкләре язылган открыткалар төшерде. Әйтик, 14 яшьлек Эльвина Кәримова көзгеле фотоаппарат турында хыяллана.

«Теләкләр чыршысы» нда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Ул Яңа елга Cinemood – портатив проектор алырга хыялланган 6 яшьлек Шәүкәт Миннебаевның теләген тормышка ашырачак.

Исегезгә төшерәбез, «Теләкләр чыршысы» акциясе Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы утырышы кысаларында узды.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International